Төнге утлар затлы ресторанда…

Төнге утлар затлы ресторанда
Бер сүнә дә, тагын кабына.
Искә төшә элекке бер такмак:
«Төнлә йөргән егетләргә
Матур-матур кызлар табыла!»

Табыладыр… Түр өстәлдә әнә
Матурлыктан күзләр чагыла:
Өч «чибәркәй» ( әллә «рухи гарип»?!)
Чыккан төнлә ирләр ауына…

Затлы хушбуй. Кыска итәк. Биек үкчә.
Кемнәр күңеленә үтмәгән?!
Тюнинг затлы: ирен күпертелгән!
Күкрәк күпертелгән!
Тик ни хикмәт?! —
Җанны күпертергә әллә чүпрә,
Әллә силиконмы җитмәгән!..

Ни җитмәгән?!. Рухи гариплектән
Гаҗиз булган адәм баласын
Ни коткарыр?! Болар да бит юкса
Кемнәрнеңдер йөрәк парәсе!..

Адәмлеген җуйган. Байлык сөремендә
Тәнен саткан. Шайтан колы бәндә…
…Ач ишекне, швейцар! Һава җитми! Чыгам!
Чарасыздан чигәм шартлар хәлдә…

Бер җенестән ләса. Җан чиркана.
Оятымнан каушыйм-каударланам.
Тик ни файда?! Заман киштәләре сыгылып тора
Мең кат кулланышта булган «товарлардан»…

Кем шаккатсын мин җүләрдән битәр?!
Ясалмалык. Күктә.Җирдә. Диндә…
Кем яшерен. Кем яшерми-нитми
Фәхеш-гөнаһ белән гомер сөрә…

Имәндерә. Сискәндерә ясалмалык.
(Битлекләрен йолкып атам димә…)
Намаз укый — шәраб чөмерә.
Уразага керә — зина кыла…
Ясалма хис… хиссез күңелдә.

Вәгазь укый шулар… «Дингә кил!»- ди.
«Намаз укы. Яулык ябын да!»
Аллам -ялчым, дин — битлегем түгел!
Динем-канда! Аллам- җанымда!

Әллә ниткән уйлар лабиринты.
Үтсен иде бу кич. Көн яктырсын.
Атсын иде тизрәк якты иртә!
…Төнге күләгәдәй күпме рухи гарип
Якты киләчәккә билет көтә!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт